"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
24.04.2018

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Казан шәһәрендәге филиалы 2018 елның 24 апрелендә «Хокукый марафон» проекты кысаларындагы чарада катнашты


2018 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Богородск авыл җирлегендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә оештырган «Хокукый марафон» социаль проекты кысаларындагы чара узды. Әлеге проектның максаты - халыкка һәркем алырлык түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, авыл һәм шәһәр җирлекләрендә яшәүче гражданнарга хокукый аң-белем бирү.

«Хокукый марафон» социаль проектын гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Казан шәһәрендәге филиалы катнашты.  ТР ТММИФ Казан шәһәрендәге филиалының медицина ярдәме сыйфатын тикшереп тору һәм иминләштерелгәннәр хокукларын яклау бүлеге консультанты Г.И. Ибраһимова чарада катнашучы гражданнарга бердәм (яңа) үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисын алу зарурлыгы, иминият медицина оешмасын сайлап алу (алыштыру) тәртибе, шулай ук мәҗбүри медицина иминияте программалары буенча медицина ярдәме күрсәтү төрләре һәм шартлары хакында мәгълүмат бирде.

Шулай ук чарада катнашучыларга «Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды» дәүләт учреждениесе «контакт-үзәге»нең һәм иминият медицина оешмаларының «кайнар линия» телефоннары, иминләштерелгән гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат кергән рус һәм татар телләрендәге басма продукция (белешмәлекләр, визит карточкалары) таратылды.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан