"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
11.05.2018

2018 елның 11 маенда «Казанские ведомости» газетасы редакциясендә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды белгечләре катнашында турыдан-туры линия булып узды


2018 елның 11 маенда «Казанские ведомости» газетасы редакциясендә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды белгечләре катнашында турыдан-туры линия булып узды. Медицина ярдәме сыйфатын тикшереп торуны оештыру идарәсе башлыгы Л.А.Доронина, мәҗбүри медицина иминиятен үстерү идарәсе башлыгы Д.Р.Мәгъсүмова һәм иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны оештыру бүлеге башлыгы О.П.Полякова газета укучыларның  планлы медицина ярдәме күрсәтүне, шул исәптән табиб-белгечләрнең консультацияләр һәм диагностика тикшеренүләрен (КТ, МРТ, УЗИ) үткәрүен көтү; түләүсез стоматология ярдәмен алу вакытларына; медицина оешмасын һәм участок табибын сайлап алуга; бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисын алу кирәклегенә, иминият медицина оешмасын сайлап алуга (алыштыруга) һәм башкаларга кагыла торган сорауларына җавап бирде.

Чара барышында 3 мөрәҗәгать иминләштерелгән затларның медицина ярдәмен үз вакытында алуга кагыла торган бозылган хокукларын торгызу һәм мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә алмый торган затның бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисын алу мәсьәләләрен хәл итү чараларын күрү өчен кабул ителде. Гражданнарга терапевтка күренүне оештыруда, мәҗбүри медицина иминияте полисын алу мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм күрсәтелде.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан