"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
30.05.2018

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды 2018 елның 30 маенда Казан шәһәре ветераннар (пенсионерлар) советының түгәрәк өстәл утырышында катнашты

2018 елның 30 маенда «18 нче шәһәр поликлиникасы» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә Казан шәһәре ветераннар (пенсионерлар)  советының түгәрәк өстәл утырышы үткәрелде, анда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны оештыру бүлеге башлыгы  О.П.Полякова катнашты.

Чара барышында «Дустанә поликлиника – Татарстан стандарты» проектында катнашучы «18 нче шәһәр поликлиникасы» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе эше турында мәгълүмат тыңланды. Утырышта Казан шәһәре Идел буе районы поликлиникаларында кадрларга кытлык, дарулар белән тәэмин итү, медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшырту мәсьәләләре һәм башкалар тикшерелде.

Чарада катнашучыларга медицина ярдәмен алганда иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны оештыру, килеп чыга торган низаглы хәлләрне хәл итү өчен иминият медицина оешмаларына, шул исәптән «кайнар линия» телефоннары аша мөрәҗәгать итү турында мәгълүмат җиткерелде. Тыңлаучыларга шулай ук медицина оешмаларындагы иминият вәкилләре эшчәнлеге турында да мәгълүмат бирелде.

Ветераннарны һәм пенсионерларны Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының иске үрнәктәге полисны алмаштыру зарурлыгы, диспансеризация  узу мөмкинлеге хакында мәгълүмат кергән, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының «контакт-үзәге» һәм иминият медицина оешмаларының «кайнар линия» телефоннары күрсәтелгән басма продукциясе (белешмәлекләр, визит карточкалары) белән тәэмин итү гамәлгә ашырылды.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан