"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
15.05.2018

“Россия радиосы – Татарстан”да  мәҗбүри медицина иминиятенең  актуаль мәсьәләләре тикшерелде

“Россия радиосы – Татарстан”да  2018 елның 15 маенда узган тапшыруда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының мәҗбүри медицина иминиятен үстерү идарәсе башлыгы Дилия Мәгъсүмoва катнашты.

Радиоэфир вакытында республикада мәҗбүри медицина иминияте, шул исәптән  иминләштерелгән затларны бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полислары белән тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде. Ул яңа полис алырга яисә булганнарын алыштырырга тиешле затлар категорияләрен санап китте, полисларны алу тәртибен аңлатты, иминләштерелгән затлар мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча   файдалана ала торган хезмәт күрсәтүләр турында аңлатмалар бирде, мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге контакт-үзәк телефонын атады.

Тапшыруда Россия Федерациясе гражданнарына мәҗбүри медицина иминияте полисларының  гамәлдә булу вакытлары чикләнимичә рәсмиләштерелү фактына да аерым игътибар бирелде, болай эшләү полисларны иминият компанияләрен алыштырганда, эшкә урнашканда яки эштән киткәндә алмаштыру зарурлыгын бетерә, дип билгеләп үтелде.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан