"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
06.06.2018

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды 2018 елның 6 июнендә Хокукый ярдәм көнендә катнашты

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды 2018 елның 6 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан  Республикасындагы бүлеге базасында оештырган Хокукый ярдәм көнендә катнашты. Чарада шулай ук Татарстан  Республикасы Прокуратурасы, Нотариаль палата, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан  Республикасы буенча бүлеге һәм башка ведомстволар вәкилләре катнашты.

Иминләштерелгән гражданнар хокукларын  яклау бүлеге хезмәткәре мәҗбүри медицина иминияте полислары белән тәэмин итү мәсьәләләре, медицина ярдәменең сыйфаты буенча гражданнарга консультация үткәрде. Моннан тыш, иминләштерелгән гражданнарны Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының иске үрнәктәге полисны алмаштыру зарурлыгы, диспансеризация узу мөмкинлеге хакында мәгълүмат кергән, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының «контакт-үзәге» һәм иминият медицина оешмаларының «кайнар линия» телефоннары күрсәтелгән рус һәм татар телләрендәге басма продукциясе (белешмәлекләр, визит карточкалары) белән тәэмин итү гамәлгә ашырылды.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан