"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
14.09.2018

«Радио России – Татарстан»да мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәмен алу турындагы актуаль мәсьәләләр тикшерелде


2018 елның 14 сентябрендә «Радио России – Татарстан»да булып узган тапшыруда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының медицина ярдәме сыйфатын тикшереп торуны оештыру идарәсе башлыгы Людмила Александровна Доронина катнашты.

Радиоэфир вакытында республикада мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәмен, шул исәптән стоматология медицина ярдәмен алу, өлкән яшьтәге гражданнарга диспансеризация үткәрү, план буенча госпитальләштерү һәм диагностика тикшеренүләрен үтү вакытларын көтү турындагы актуаль мәсьәләләр тикшерелде.

«Радио России – Татарстан» тапшыруын тыңлаучыларга 2018 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына һәм иминият медицина оешмаларына кергән шикаятьләр саны һәм аларны тикшерү нәтиҗәләре хакында хәбәр ителде.

Мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәмен алганда һәм медицина оешмаларында иминият вәкилләре эшен оештыруда проблемалар килеп чыккан очракларда иминләштерелгән затлар тарафыннан күрелергә тиешле чаралар хакында мәгълүмат бирелде.

Тыңлаучыларга шулай ук диспансеризация кысаларында диагностика тикшеренүләрен үз вакытында үтү онкология авыруларын башлангыч чорында ачыкларга ярдәм итү турында да аерым аңлатылды.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан