"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
16.10.2018

“Радио России – Татарстан”да мәҗбүри медицина иминияте полислары белән тәэмин итү турындагы актуаль мәсьәләләр тикшерелде


2018 елның 16 октябрендә “Радио России – Татарстан”да булып узган тапшыруда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының мәҗбүри медицина иминиятен үстерү идарәсе башлыгы Д.Р. Мәгъсүмова катнашты.

Радиоэфир барышында республикада мәҗбүри медицина иминияте мәсьәләләре, шул исәптән иминләштерелгән затларны бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полислары белән тәэмин итү турындагы мәсьәләләр тикшерелде, яңа полис алырга яисә булган полисларын яңаларына алыштырырга тиешле затлар категорияләре санап кителде, полисларны алу тәртибе (шул исәптән балигъ булмаганнар тарафыннан) аңлатылды. Радиотыңлаучыларга район поликлиникаларына беркетелергә кирәк булу турында, табибларга күренү өчен дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша электрон язылуны гамәлгә ашыру мөмкинлеге булу хакында мәгълүмат җиткерелде, мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге контакт-үзәкнең телефон номерлары аталды.

Тапшыруда шулай ук яшәү урынын үзгәрткән иминләштерелгән затларның иминият медицина оешмасын сайлап алырга бурычлы икәнлекләренә дә (гражданнар башка төбәктән килгән очракта) аерым игътибар бирелде. 



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан