"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
13.12.2018

«Радио России – Татарстан» да мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәмен алу турындагы актуаль мәсьәләләр тикшерелде


2018 елның 13 декабрендә «Радио России – Татарстан»да булып узган тапшыруда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының медицина ярдәме сыйфатын тикшереп торуны оештыру идарәсе башлыгы Людмила Александровна Доронина катнашты.

Радиоэфир вакытында республикада мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәмен алу турындагы, шул исәптән мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча нинди медицина ярдәмен алып булу, белгечләрнең консультацияләрен, лаборатория-диагностика тикшерүләрен һәм ашыгыч медицина ярдәмен көтү вакытлары, өйдә һәм республика медицина оешмаларының консультатив поликлиникаларында медицина ярдәме күрсәтү тәртибе хакындагы актуаль мәсьәләләр тикшерелде.

Радиотыңлаучыларның игътибары аеруча профилактика медицина тикшерүләрен үтү зарурлыгына, өлкән яшьтәге гражданнар диспансеризациясе кысаларында үткәрелә торган лаборатория-диагностика тикшерүләре күләменә, шул исәптән онкология авыруларын башлангыч чорында ачыклау мөмкинлегенә юнәлдерелде.

Тапшыруны тыңлаучыларга иминият медицина оешмаларының иминләштерелгән затлар хокукларын яклау эшчәнлеген гамәлгә ашыру тәртибе турында, шул исәптән медицина оешмаларындагы иминият вәкилләре эше һәм иминләштерелгән затлар мөрәҗәгатьләре буенча медицина ярдәме сыйфатына экспертиза үткәрү хакында мәгълүмат бирелде.

Тапшыруның «Радио России – Татарстан»да эфирга чыгу вакыты 2018 елның 20 декабрендә 7 сәгать 10 минутка планлаштырыла.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан