"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
28.08.2019

2019 елның 27 августында Татарстан Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды Медицина ярдәме күрсәткәндә һәм Республикада мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге кануннарны тормышка ашыру буенча координация советы утырышын үткәрде. Ул иминләштерелгән затлар хокукларын яклау һәм медицина оешмалары белән үзара хезмәттәшлек итү буенча иминият вәкилләре эшчәнлегенә багышланган иде.

Координация советы утырышында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органы, Казан дәүләт медицина академиясе – Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Россия медицина өзлексез һөнәр белеме бирү академиясе» федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» югары белем бирүче федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе җитәкчеләре, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм «Татарстан Республикасының медицина хезмәткәрләре ассоциациясе» коммерцияле булмаган партнерлык президенты Ирина Питулова, шулай ук Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды һәм эшчәнлекләрен мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә гамәлгә ашыручы медицина иминияте оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Координация советы утырышында Татарстанда мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә иминият вәкилләре эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре күтәрелде. Төп докладчы - Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының медицина ярдәме сыйфатын тикшереп торуны оештыру идарәсе башлыгы Людмила Доронина утырышта катнашучыларны иминият медицина оешмаларындагы иминият вәкилләре эшен оештыру тәртибе, аларның 2019 елның 1 яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм эшчәнлекләрендәге проблемалы мәсьәләләрне атап үтте.

Җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыяте генераль директоры Таһир Кәримов үз чыгышында мәҗбүри медицина иминияте системасында халыкның үз хокуклары турындагы белем дәрәҗәсе күтәрелүне һәм, нәтиҗә буларак, мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча күрсәтелә торган медицина хезмәтләренең сыйфатына карата да таләпләр арту тенденциясе күзәтелүен дип билгеләп үтте.

Җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» медицина иминияте оешмасы» җәмгыяте директоры Әнвәр Кәлимуллин диспансерлаштыру узганда иминиятләштерелгән затларны мәгълүмати тәэмин итү буенча иминият вәкилләре эшен оештыруның төп өлешләренә, шулай ук 2019 елның 1 яртыеллыгында башкарылган эш нәтиҗәләренә тукталды.

Җаваплылыгы чикләнгән «Спасение» медицина иминияте җәмгыяте» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Артур Нәгыймҗанов, үз чиратында, йөрәк-кан тамыры авыруларына ия пациентларга күрсәтелә торган медицина ярдәменең сыйфатын һәм алардан һәркем файдалана алырлык булу-булмавын бәяләү буенча 3 дәрәҗәдәге иминият вәкилләре тарафыннан контроль-экспертиза чаралары үткәрелү турында сөйләде.

Медицина иминияте оешмалары иминиятләштерелгән гражданнар хокукларын яклау буенча эшчәнлекләрен үз вәкаләтләре кысаларында гамәлгә ашыра, дип билгеләп үтелде координация советы утырышында.

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская медицина иминияте оешмаларына өлкән яшьтәге гражданнарга диспансерлаштыру үткәрелү, аның максатлары, уздырылу тәртибе һәм күләме турында радио- телевидениедән, Интернет-чыганаклардан файдаланып халыкка хәбәр итү, шулай ук килеп ирешкән шикаятьләр саны, аларның сәбәпләре, нигезле булу-булмаулары хакында квартал саен медицина оешмаларына мәгълүмат җиткерү эшен көчәйтергә һәм аларның вәкаләтле затлары белән үзара хезмәттәшлек итәргә, шул исәптән иминиятләштерелгән гражданнарның шикаятьләренә урын калдырмау чараларын эшләргә кирәклеген билгеләп үтте.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан