"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
11.09.2019

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова Татарстан Министрлар Кабинетында фонд бюджетының төп параметрлары турында доклад белән чыкты


Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә республика хөкүмәтенең чираттагы утырышы узды. Анда 2020 – 2022 елларга һәм 2024 елга кадәрге чорга Татарстанның социаль-икътисадый үсеше, 2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Республиканың берләштерелгән бюджеты фаразы, 2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проекты турындагы мәcьәләләр каралды.

Фонд бюджетының төп параметрлары хакында доклад белән Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова чыгыш ясады.

2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Фонд бюджетының фараз күрсәткечләре Россия Федерациясен һәм Татарстанны социаль-икътисадый үстерү фаразының төп параметрлары, сценарий шартлары нигезендә төзелде.

Фонд бюджеты керемнәренең төп өлешен Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетыннан медицина хезмәткәрләренең аерым категорияләренә хезмәт хакына, медикаментларга, туклануга, коммуналь хезмәтләр һәм башка хезмәтләр күрсәтүгә; 2020 елда нурланыш терапиясенең кайбер ысулларын мәҗбүри медицина иминиятенең база программасына күчерүгә; диспансерлаштыру үткәрүгә һәм профилактик медицина тикшерүләренә; кыйммәтле диагностика һәм лаборатория тикшеренүләренә; яман шеш белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүне финанслау өчен чыгымнарны арттыруны күздә тота торган субвенцияләр тәшкил итә.

Бюджетның өч елга төзелүен исәпкә алып, Фонд керемнәре түбәндәгечә фаразлана:

  • 2020 елга – 57,1 млрд.сум,
  • 2021 елга – 60,4 млрд.сум,
  • 2022 елга – 60,5 млрд.сум.

2020, 2021 һәм 2022 елларга Фонд чыгымнары керемнәр дәрәҗәсендә булыр дип планлаштырыла.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан