"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
25.09.2019

2019 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы булды


2019 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында катнашты, ул анда депутатлар каравына «2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итте.

Закон проекты Фонд бюджетының керемнәр өлешен 107 млн.сумга арттыруны күздә тота.

Акчаларны мәҗбүри медицина иминиятенең база программасына кертелмәгән югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә, паллиатив медицина ярдәменә һәм Татарстан Республикасы халкына республикадан читтә күрсәтелгән медицина ярдәме өчен башка субъектлар белән исәп-хисап ясауга җибәрү планлаштырыла.

Тәкъдим ителә торган үзгәрешләрне исәпкә алып, 2019 елга Фонд керемнәре – 54 280,6 млн.сум, чыгымнары 54 635,8 млн.сум тәшкил итәчәк.

Тәкъдим ителә торган үзгәрешләрнең зарурлыгы һәм актуаль булуы белән килешеп, Комитет депутатлары закон проектын яклап чыкты.

Аннан соң закон проектын Алсу Мифтахова алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче утырышында тәкъдим итте.

Парламентарийлар закон проектын беренче – өченче укылышта кабул итте.  



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан