"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
20.09.2019

2019 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы булды


Анда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова 2019 елның 1 яртыеллыгындагы эш йомгаклары буенча Фонд бюджеты үтәлеше турында хисап белән чыгыш ясады.

Бюджет керемнәр буенча 26,5 млрд.сумга, ягъни хисап чоры планының 99 проценты күләмендә үтәлде. Әлеге акчаның 24,3 млрд.сумы медицина ярдәме күрсәткән өчен түләүгә җибәрелде.

Депутатларда республика халкына башка төбәкләрдә күрсәтелгән медицина ярдәме өчен үзара исәп-хисап ясау мәсьәләсе зур кызыксыну тудырды.

Россия Федерациясенең башка субъектлары территориаль фондларына Татарстан халкына республикадан читтә күрсәтелгән медицина ярдәме өчен  666,4 млн.сум акча күчерелде, бу 2018 елдагы шундый ук күрсәткечтән 54 процентка артыграк.

Шул ук вакытта башка фондлардан Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына 337,3 млн.сум акча керде.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан