"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
26.09.2019

2019 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Ләйлә Фазлыева рәислегендә Медицина ярдәме күрсәткәндә һәм Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге законнарны тормышка ашыру буенча координация советы утырышы узды. Ул «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын үтәү кысаларында 2019 елның 8 аенда гамәлгә ашырылган диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләре нәтиҗәләрен карауга багышланган иде


Координация советы утырышында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры М.Н. Садыйков, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды (ТР ТММИФ) директоры А.М. Мифтахова, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская, «Татарстан Республикасының медицина хезмәткәрләре ассоциациясе» коммерциячел булмаган партнерлыгы президенты И.Б. Питулова, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы,  Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» югары белем бирүче федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре, мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек гамәлгә ашыручы иминият медицина оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Координация советында өлкән яшьтәге халыкка диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләре уздыруны оештыру мәсьәләләре һәм агымдагы елның 8 аенда бу юнәлештә башкарылган эш йомгаклары тикшерелде.

Төп доклад белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына караган Дәвалау һәм профилактика ярдәме идарәсенең профилактика ярдәме һәм сәламәтлек булдыру бүлеге башлыгы Елена Хафизова чыгыш ясады.

«ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең диспансер-профилактика бүлеге мөдире Ринат Гамиров диспансерлаштыру кысаларында үткәрелгән онкоскриниг  нәтиҗәләрен яктыртып узды, ул беренчел стадиядә ачыкланган яман шешләрнең чагыштырма авырлыгы 2016 ел белән чагыштырганда 4,6 процентка артты (65,7 һәм 70,3 процент), дип белдерде.

ТР ТММИФ директоры Алсу Мифтахова диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләрен оештырудагы  төп проблемаларга һәм аларны хәл итү юлларына тукталды. Ул диспансерлаштыруның планлаштырылган күләмен үтәргә, онкоскрининг тикшеренүләрен уздыру вакытын кыскартырга, гражданнарның онкоскрининг тикшеренүләреннән баш тартулары санын киметергә кирәк булу турында билгеләп үтте һәм боларның диспансерлаштыру максатларына тулысынча туры килеп бетмәвен искәртеп узды, шул исәптән яман шешләрне башлангыч чорында ачыклау буенча да. Аның сүзләренә караганда, агымдагы елның 8 аенда маммографиядән баш тарту очракларының чагыштырма авырлыгы 4,4 процент, тизәктә яшерен канга һәм онкоцитологиягә  - 2,0 процент тәшкил иткән. Алда торган бурычларны хәл итү өчен ТР ТММИФ директоры мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә  дәүләт (Росздравнадзор), ведомство (ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы) контролен һәм эчке (медицина оешмасының үзе тарафыннан) контрольне көчәйтергә кирәклегенә басым ясады.

Чыгышларга йомгак ясап, Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары Ләйлә Фазлыева бу тематикага агымдагы елның ноябрендә әйләнеп кайтырга һәм координация советын муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашында кабат уздырырга, бигеләнгән эш күләмнәре үтәлмәгән һәм эшләрендә системалы җитешсезлекләр һәм тәртип бозулар ачыклана торган учреждениеләргә күчмә тикшерүләр уздырырга тәкъдим итте.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан