"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
10.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында парламент тыңлауларында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова “2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итте


Бүген ТР Дәүләт Советында “2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды.

Анда ТР ТММИ фонды директоры Алсу Мифтахова “2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” ТР законы проектын тәкъдим итте. 2020 елда Фонд керемнәре  һәм чыгымнары -  57,7 млрд. сум тәшкил итәчәк. Якындагы өч елга Фонд бюджеты кытлыксыз   планлаштырыла.

Парламент тыңлаулары йомгаклары буенча алга таба бюджет проектын эшләгәндә һичшиксез исәпкә алыначак тәкъдимнәр әзерләнде. Хәзерге вакытта Фонд бюджеты проекты профильле парламент комитетларында тикшерү уза.  


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан