"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
23.10.2019

Депутатлар беренче укылышта 2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына ТР ТММИФ бюджетын карадылар


2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты бүген ТР Дәүләт Советында беренче укылышта кабул ителде.

ТР ТММИФ директоры Алсу Мифтахова 2020 елга Фонд бюджетының барлык керемнәр өлеше 57,7 млрд.сум тәшкил итәчәк, дип белдерде. Аның сузләренә караганда,Фонд бюджеты чыгымнарының барлык күләме хезмәт өчен түләү фонды һәм агымдагы чыгымнар арту индекларын исәпкә алып билгеләнә һәм 2020 елда шулай ук 57,7 млрд.сум тәшкил итәчәк. ТР ТММИФ бюджеты якындагы өч елга кытлыксыз итеп төзелә.

ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев ТР ТММИФ бюджеты проектының парламент тыңлауларында һәм Дәүләт Советы комитетлары утырышларында тикшерелүен билгеләп үтте.

Фонд бюджеты керемнәренең төп өлешен Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондыннан республика территориясендә мәҗбүри медицина иминиятен оештыруны финанслар белән тәэмин итүгә алына торган субвенцияләр тәшкил итә. Әлеге керемнәр территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасын финанслар белән тәэмин итүнең җан башына исәпләнгән нормативы арту хисабына 2020 елда 7,6 процентка, 2019 елдагы 11800,2 сумнан 2020 елда 12 699,2 сумга кадәр арттырыла.

ТР ТММИФ бюджетында шулай ук медицина хезмәткәрләренең эш хакын арттыруга да акча карала.

2020-2022 елларга ТР ТММИФ бюджеты чыгымнары структурасында иң зур чагыштырмача авырлыкны «Сәламәтлек саклау» бүлеге буенча чыгымнар тәшкил итә. Бу күрсәткеч 99,3 процентка тигез.

Закон проекты буенча фикер алышуда депутатлар Илшат Гафуров, Хафиз Миргалимов катнашты.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан