"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
10.06.2020

2020 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә медицина ярдәме күрсәткәндә иминләштерелгән затларның хокукларын яклау һәм мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыру буенча координация советы утырышы узды. Анда 2020 елның 1 кварталында Татарстан Республикасында кискен коронар синдром вакытында һәм баш мие кан әйләнеше кискен бозылганда медицина ярдәменең һәркем алырлык һәм сыйфатлы булуын тәэмин итү мәсьәләсе күтәрелде.

Координация советы утырышында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, иминият медицина оешмалары һәм медицина оешмалары белгечләре  – «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе» ДАССУ, «Төбәкара клиник-диагностика үзәге» ДАССУ, Казан шәһәренең «7 нче шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУ белгечләре катнашты.

Координация советы утырышында пациентларны маршрутлаштыру,  баш мие кан әйләнеше кискен бозылганда пациентларга тернәкләндерү ярдәме күрсәтүдән һәркем файдаланырлык  итү, коронавирус инфекциясе пандемиясе вакытында инсульт авыруларының үз-үзләрен тоту үзенчәлекләре турындагы мәсьәләләр буенча фикер алышынды, үлем очраклары анализы һәм иминият медицина оешмалары үткәргән экспертиза чаралары нәтиҗәләре китерелде.

Тулаем алганда кискен коронар синдромлы һәм баш мие кан әйләнеше кискен бозылган авыруларны профильле булмаган хастаханәләргә госпитальләштерү очраклары кимүдә уңай динамика күзәтелү,  әлеге патологияле авырулардан үлү очраклары тотрыклы рәвештә түбән булу, кискен миокард инфаркты вакытында стентлаштыру очракларының чагыштырма авырлыгы югары булу (62,6%) билгеләп үтелде. Шул ук вакытта  кискен коронар синдром вакытында госпитальгә кадәр  тромоболизис үткәрү, кайбер медицина оешмаларында кискен миокард инфарктының алга таба үз-үзен тотышын GRASE шкаласы буенча билгели торган бәяләүләр булмау, кардиоген шок терапиясе үткәрү проблемалары хәл ителеп бетмәү хакында да әйтелде.

Координация советы карары Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондына  җибәреләчәк.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан