"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
11.09.2020

ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2021 – 2023 елларга ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының төп параметрлары турында доклад белән чыгыш ясады


Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә хөкүмәт утырышы булды, анда 2021-2023 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразының төп параметрлары, 2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проекты, шулай ук 2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проекты каралды.

Фонд бюджетының төп параметрлары турында  доклад белән Фонд директоры Алсу Мифтахова чыгыш ясады.

2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының фараз күрсәткечләре Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразының сценар шартлары һәм төп параметрлары нигезендә формалаштырылды.

Бюджетның өч елга формалаштырылуын исәпкә алып, керемнәр еллар буенча түбәндәге күләмдә фаразлана:

  • 2021 ел - 60,6 млрд. сум,
  • 2022 ел - 63,5 млрд. сум,
  • 2023 ел - 63,7 млрд. сум.

2021, 2022 һәм 2023 елларга Фонд чыгымнары керемнәр дәрәҗәсендә планлаштырылды.

Фонд бюджеты керемнәренең төп өлешен Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты субвенцияләре тәшкил итә.

2021 елга Федераль фонд субвенцияләренең Гражданнарга медицина ярдәмен түләүсез күрсәтү буенча гамәлдәге дәүләт гарантияләре программасы белән расланган нормативлардан чыгып исәпләнгән күләме 51,2 млрд. сум тәшкил итә, шуның  30 проценты - эшләми торган халыкны мәҗбүри медицина иминләштерүе өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан күчерелә торган акчалар.

2021 елга Татарстан Республикасы бюджетыннан бюджетара трансфертлар 8,3 млрд. сум күләмендә планлаштырыла.

2021 елга Дәүләт гарантияләре программасы чараларын гамәлгә ашыруга чыгымнар түбәндәге юнәлешләр буенча 60,6 млрд. сум күләмендә карала:

  • Территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасын тормышка ашыру;
  • бер каналлы финанслау кысаларындагы чараларны ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты аша гамәлгә ашыру, шул исәптән:
    • социаль әһәмияткә ия булган авыруларны (туберкулез, ВИЧ, психик һәм мәҗбүри медицина иминиятенең база программасына кертелмәгән башка авырулар) дәвалау;
    • мәҗбүри медицина иминиятенә кертелмәгән югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү;
    • паллиатив медицина ярдәме.

Моннан тыш, республика бюджеты акчалары хисабыннан фтизиатрия хезмәтләрендә эшләүчеләргә һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машиналарын йөртүчеләргә түләүләргә чыгымнар, шулай ук гражданнарның аерым категорияләренә ташламалы теш протезлары һәм колак аппаратлары ясауга чыгымнар планлаштырыла.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан