"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
25.10.2021

2021 елның 25 октябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы булып узды.


2021 елның 25 октябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы булып узды. Анда депутатлар «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын беренче укылышта кабул итте.

ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова билгеләп үткәнчә, 2022 елда керемнәр - 63,8 млрд. сум, чыгымнар 63,9 млрд. сум тәшкил итәчәк.

«Закон проекты белән тәкъдим ителгән документлар һәм материаллар бюджет законнарында билгеләнгән таләпләргә туры килә. Фонд бюджеты параметрлары база варианты буенча Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразының төп макроикътисадый параметрлары нигезендә исәпләнгән», - дип билгеләп үтте ТР Югары Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, профиль комитетыннан өстәмә доклад белән чыгыш ясаганда.

2022 елда медицина хезмәткәрләренең эш хакын, медикаментларга, туклануга, коммуналь хезмәтләр күрсәткән өчен түләүләргә, шулай ук онкология авырулы затларга медицина ярдәме күрсәтүгә финанслау күләмнәрен арттыру күздә тотыла. Моннан тыш, COVID-19 инфекциясе кичергән Татарстан халкына  медицина тернәкләндерүен үткәрү чыгымнары да исәпкә алына.

Закон проектына төзәтмәләр 5 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк, аннан соң документ икенче укылышта каралачак.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан