2023 елның 17 августында Иминләштерелгән затлар хокукларын яклау буенча координация советының «Диспансер күзәтүе: иминләштерелгән затларны мәгълүмати тәэмин итү, контрольдә тоту-экспертиза чаралары нәтиҗәләре, онкология авырулы пациентларга диспансер күзәтүен оештыру, артериаль гипертензияле пациентларны дәвалауга тугрылык саклау турында»гы мәсьәләгә багышланган утырышы булып узды.
Анда докладлар белән Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының мәҗбүри медицина иминиятен үстерү идарәсе башлыгы Д.Р. Мәгъсумова, җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС Мед» иминият компаниясе» җәмгыятенең медицина ярдәме сыйфатын тикшереп тору идарәсе башлыгы Д.А. Гыйләҗиева, «Профессор М.К. Сигал исемендәге Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең оештыру-методика бүлеге табиб-статистигы Ю.В. Аржанов чыгыш ясады.