"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Республика максатчан программалары
Өч яшенә кадәрге балаларны сыйфатлы һәм тулы күләмдә туклану белән түләүсез тәэмин итү

"Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында" 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 8 статьясы нигезендә һәм, өч яшенә кадәрге балаларны сыйфатлы һәм тулы күләмдә туклану белән тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.12.2009 года № 933 карары белән өч яшенә кадәрге балаларны табиблар рецептлары буенча махсус сөт продуктлары һәм катышмалары белән түләүсез тәэмин итү тәртибе расланды.

Табиблар рецептлары буенча тулы күләмдә туклану белән Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча республика сәламәтлек саклау учреждениесендә амбулатор исәптә торучы, ясалма һәм катнаш тукландырыла торган балалар тәэмин ителә:

- Татарстан Республикасы территориясендә халыкның җан башына яшәү минимумы зурлыгыннан артмаган уртача җан башына керемле гаиләдән булган өч яшенә кадәрге балалар. Гаиләдә бу яшьтәге ике һәм аннан да күбрәк бала булганда, һәр бала әлеге хокукка ия;

- анемия (МКБ 10 буенча коды – D50.8, D50.9), аксым-энергетик җитешсезлеге (МКБ 10 буенча коды – Е43, Е44.0, Е45, Е46) кебек хроник авырулары булган өч яшенә кадәрге балалар.

Өч яшенә кадәрге балаларны махсус сөт продуктлары һәм катышмалары белән түләүсез тәэмин итү нормасы

Продукт атамасы

Көченә бер балага бирү нормасы

0-6 айлык

6-12 айлык

1-3 яшьлек

Сыек җайлаштырылган сөт катышмасы, мл

200,0

200,0

-

Сөт, мл

-

200,0

200,0

Кефир һәм башка әчетелгән сөт продуктлары, мл

-

100,0

200,0

Эремчек, гр

-

30,0

40,0

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан