"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Республика максатчан программалары
Татарстан Республикасында гражданнарның аерым категорияләренә теш протезлары һәм колак протезлары буенча хезмәт күрсәтүләр программасы

"Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында" 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче Россия Федерациясе гражданнарына теш протезлары һәм колак протезлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен "2014 елга Татарстан Республикасында гражданнарның аерым категорияләренә теш протезлары һәм колак протезлары буенча хезмәт күрсәтүләр программасын раслау турында" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 25.12.2013 №1053 карары белән Татарстан Республикасында гражданнарның аерым категорияләренә теш протезлары һәм колак протезлары буенча хезмәт күрсәтүләр программасы (алга таба – Программа) расланды.

Теш протезлары һәм колак протезлары буенча Татарстан Республикасы законнары белән билгеләнгән ташламалары булган гражданнар категорияләре исемлеге Программаның 2 пункты белән билгеләнгән.

Түләүсез теш протезлары һәм колак протезлары алуга хокукы булган гражданнар түләүсез теш протезлары һәм колак протезлары алуга хокукы булган аерым категорияләрнең региональ регистрына кертелергә тиеш.

Хезмәт күрсәтүләр алу өчен медицина оешмаларына мөрәҗәгать иткәндә түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

- "Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында" Федераль закон нигезендә картлык буенча пенсия алу хокукы бирә торган яшькә җиткән хезмәт ветераннарына – паспорт, билгеләнгән үрнәктәге хезмәт ветераны таныклыгы яисә әлеге таныклыкны алмаштыра торган, социаль яклау органнары тарафыннан бирелгән белешмә;

- 1941 елның 22 июненнән алып 1945 елның 9 маена кадәр чорда тылда кимендә алты ай эшләгән затларга, моңа СССРның вакытлыча оккупантланган территорияләрендә эшләү чоры керми, һәм Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән затларга – паспорт, билгеләнгән үрнәктәге хезмәт ветераны таныклыгы яисә Бөек Ватан сугышы ветеранының билгеләнгән үрнәктәге таныклыгы;

- реабилитацияләнгән гражданнарга, сәяси репрессияләрдән зыян күргән гражданнарга – паспорт, сәяси репрессияләрдән зыян күргән затның билгеләнгән үрнәктәге таныклыгы;

- "Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында" Татарстан Республикасы Законы белән гамәлгә куелган Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән затларга, "Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында" Федераль закон нигезендә картлык буенча пенсия алу хокукы бирә торган яшькә җиткәч – паспорт, билгеләнгән үрнәктәге социаль ярдәм чараларына хокук турында таныклык яисә әлеге таныклыкны алмаштыра торган, социаль яклау органнары тарафыннан бирелгән белешмә.

Гражданнарның аерым категорияләренә теш протезлары һәм колак протезлары буенча хезмәт күрсәтүче медицина оешмалары исемлеге Программаның 3 пункты белән расланган.

Түләүсез теш протезларына һәм колак протезларына ташламалар түбәндәге категория гражданнарга бирелә:

- "Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында" Федераль закон нигезендә картлык буенча пенсия алу хокукы бирә торган яшькә җиткән хезмәт ветераннарына;

- 1941 елның 22 июненнән алып 1945 елның 9 маена кадәр чорда тылда кимендә алты ай эшләгән затларга, моңа СССРның вакытлыча оккупантланган территорияләрендә эшләү чоры керми, һәм Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән затларга;

- реабилитацияләнгән гражданнарга;

- сәяси репрессияләрдән зыян күргән гражданнарга;

- "Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында" Татарстан Республикасы Законы белән гамәлгә куелган Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән затларга, "Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында" Федераль закон нигезендә картлык буенча пенсия алу хокукы бирә торган яшькә җиткәч.

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан