"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Яңалыклар

Иске үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полислары бердәм үрнәктәге полисларга алыштырылырга тиеш!


Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды республикабызда яшәүче иске үрнәктәге (яшел китапчык» рәвешендәге) мәҗбүри медицина иминияте полисларыннан файдалана торган халыкның игътибарын әлеге полисларны яңадан рәсмиләштерергә кирәк булуга юнәлтә.

Моның өчен Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшләүче иминият медицина оешмасын сайлап алырга һәм кәгазь бланкта яки пластик карта рәвешендә бердәм үрнәктәге полис алу өчен шул оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Полисны рәсмиләштерү тәртибе һәм моның өчен таләп ителә торган документлар белән «Иминләштерелгән затларга/Мәҗбүри медицина иминияте полисын рәсмиләштерү» бүлегендә танышырга була.

Кәгазь бланктагы һәм пластик карта рәвешендәге бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисы Россиянең барлык территориясендә - Татарстан Республикасында һәм аннан читтә - гражданның мәҗбүри медицина иминияте программалары буенча бушлай медицина ярдәме алу хокукын раслый торган бердәнбер документ булуны истән чыгармаска кирәк.

Электронный полис


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан