Яңалыклар
Мөһим яңалыклар

2020 елның 14 декабренә планлаштырылган Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне хәзерге вакытта COVID-19 авыруын йоктыру куркынычы белән бәйле эпидемиологик хәлнең тотрыклылануына кадәр күчерелеп торыла. Гражданнарны кабул итү датасын күчерү турында карар Россия Федерациясе Хөкүмәте тәкъдиме нигезендә кабул ителде.

COVID-19 вирусы булу-булмауны ачыклау буенча лаборатор тикшерү үткәрүне финанслар белән тәэмин итү турында

Махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле, медицина ярдәме күрсәтү өчен план буенча госпитальләштергәндә госпитальгә кадәрге этапта гражданнарга яңа COVID-19 коронавирус инфекциясе булу-булмауны ачыклый торган лаборатория тикшеренүләре үткәрү кирәклеге турында.


ММИТФ яңалыклары

13.08.2015
Бүген Түбән Кама шәһәрендә урнашкан «Корабельная роща» шифаханә-профилакторие территориясендә спорт бәйрәме узды. «Спасение» иминият медицина җәмгыяте хезмәткәрләре ГТО нормаларын тапшырды. Түбән Камада яшәүчеләр үз көчләрен һәм җитезлекләрен берничә дисциплинада: 100 метр озынлыкка йөгерүдә, прессның көчен тикшерүдә, җирдән этелүдә, туп атуда һәм сикергечтә сикерүдә бәяләде. Чара «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) бөтенроссия физкультура-спорт комплексын үткәрү кысаларында узды.

04.08.2015
Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды мәгълүмат системасына/ «Беркетелгән халык регистры»на участок принцибы буенча беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүче медицина оешмалары үткәрә торган гражданнарны медицина оешмаларына һәм участок табибларына (педиатрларга, терапевтларга, гомуми практика табибларына) беркетү турында мәгълүмат кертү эшенең торышы турында хәбәр итә.

28.07.2015
«Үз хокукларыңны бел»

16.07.2015
Үз хокукларыңны бел

30.06.2015
Азнакайда пациент хокуклары буенча акция


Страницы: Пред. 1 ... 33 34 35 36 37 ... 44 След. Все

Сәламәтлек саклау яңалыклары

ММЧ күзәтү
 

наверх

Copyright © 2012-2019 ТФОМС Республики Татарстан