Главная

Мөһим яңалыклар

ММИТФ яңалыклары

21.03.2015
200дән артык кеше пациент хокуклары буенча акцияләрдә катнашты, акцияләрне 21 март көнне Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә яшәүчеләр өчен Татарстан Республикасында мәҗбүри медицина иминиятен гамәлгә ашыручы «АК БАРС-Мед», "Чулпан-Мед" һәм «Спасение» иминият компанияләре оештырды.

29.01.2015
"Норматив-хокукый документлар" бүлегенең "Региональ" бүлекчәсендә "2015 елга пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле затлар эше оештырыла торган медицина оешмалары исемлеген раслау турында" Татарстан Республикасы ТММИФның 29.01.2015 №0014 боерыгы урнаштырылган.

15.12.2014
13 декабрьдә Казан шәһәрендә яшәүчеләр өчен Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды тарафыннан оештырылган пациент хокуклары буенча акция уздырылды.

13.12.2014
Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды пациент хокуклары буенча акция уздыра.

03.12.2014
Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин кушуы нигезендә ел саен, 2013 елның 12 декабреннән башлап, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә җирле вакыт белән 12 сәгать 00 минуттан алып 20 сәгать 00 минутка кадәр гражданнарны бөтенроссия кабул итүе уздырыла. Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондында мәҗбүри медицина иминияте өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар кабул ителәчәк (төгәлрәк мәгълүмат сайтның «Гражданнарны кабул итү» бүлегендә).


Страницы: Пред. 1 ... 32 33 34 35 36 ... 38 След. Все

Сәламәтлек саклау яңалыклары

ММЧ күзәтү
 

наверх

Copyright © 2012-2019 ТФОМС Республики Татарстан